Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан инвалидлыгы булган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен үткәрелүче «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионаты 23 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр дистанцион форматта узачак.
Быел конкурста Россия Федерациясенең 85 субъектыннан ике меңнән артык кеше катнашачак. Мәктәп укучылары, студентлар һәм тармак белгечләре 77 компетенция буенча белем бирү оешмалары мәйданчыкларында ярышачак. Мәскәүдән баш экспертлар ярышларның барышын реаль вакыт режимында күзәтәчәк һәм конкурсантларның эшләрен визуаль контроль чаралары ярдәмендә ерактан бәяләячәк, ә нәтиҗәләрне балларны автоматик санау буенча бердәм үзәккә җибәрәчәк.