Ятим балаларга югары уку йортына укырга кергәндә ташлама сроксыз булачак

2020 елның 23 октябре, җомга

Дәүләт Думасы беренче укылышта югары уку йортларында ятим балаларның бюджет урыннарына хокукларын озынайту турында закон проектын кабул итте.

"Бердәм Россия" депутатлары керткән төзәтмәләр шулай ук  ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга да кагыла.

Аларның бюджет урынында укуы билгеләнгән квота кысаларында каралган. Мондый балаларга, керү сынауларын уңышлы узу шарты белән, бакалавриат һәм специалитет программалары буенча укырга кабул ителгәндә өстенлек бирелә. Күрсәтелгән норманың гамәлдә булу вакыты 2021 елның 1 гыйнварында чыгарга тиеш иде.

Аңлатма язуында әйтелгәнчә, вузларга конкурстан тыш кабул итү буенча ташлама 1987 елда ук кертелде. Һәм бу хокук мондый балалар өчен әһәмиятле "социаль лифт" булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International