61 төбәктән 889 вожатый Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең "Вожатыйлар лигасы" Бөтенроссия конкурсы финалистлары булды.
Конкурска 85 төбәктән 4000нән артык гариза кабул ителгән.
Читтән торып үткәрелгән этапта уңышлы чыгыш ясаган катнашучылар автомат рәвештә финалга рейтинг нигезендә уза. Финал сынауларының төгәл даталары вожатый.рф рәсми сайтында бастырылачак.
Алдагы барлык этаплар онлайн-форматта узачак.