Татарстанда 22 мәктәптә 29 сыйныф карантинга ябылган

2020 елның 23 октябре, җомга

Татарстанда 22 мәктәптә 29 сыйныф карантинга ябылган. Укучылар грипп һәм ОРВИ авырулары белән бәйле вакытлы изоляциягә җибәрелгән.

Авыручы балаларның күпчелеге Казанда - 20 мәктәптә 27 сыйныф, Яр Чаллы шәһәрендә бер сыйныф һәм Лениногорск муниципаль районында бер сыйныф.

Тулаем алганда, РФ Мәгариф министрлыгы мәгълүматлары буенча, Россиядә хәзер карантинга мәктәпләрнең 0,31%ы коронавирус аркасында ябык, ә 0,22% - грипп һәм ОРВИ аркасында. Ведомство башлыгы Сергей Кравцов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, төрле төбәкләрдә уку процессы турындагы карарлар локаль эпидемиологик вәзгыятьтән чыгып кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International