2020 елның 26 октябреннән 28 октябренә кадәр Казанда «Логопоезд - төбәкләргә» акциясе узачак. Бу чара дислексия, дисграфия һәм дискалькулия турында хәбәрдарлыкны арттыруга һәм балаларны укытуда алар белән бәйле проблемаларга юнәлтелгән. Акция кысаларында ата-аналар өчен лекцияләр һәм консультацияләр, мастер-класслар һәм тренинглар, үсеш һәм белем алуда булган проблемаларны коррекцияләү өлкәсендәге белгечләр белән очрашулар оештырылачак.
Чараның турыдан-туры трансляциясен биредә карарга мөмкин.