27 октябрьдә 12:00-13:00 сәгатьләрдә “Без бергә” ТР халыклары балалар фестивале кысаларында онлайн-форматта Арт-тимбилдинг акциясе узачак. Акцияне оештыручылар - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге. Акция күпмәдәниятле җәмгыять кысаларында толерантлыкны формалаштыру аша халыкларның рухи-әхлакый кыйммәтләре нигезендә балалар һәм яшүсмерләрнең дуслыгын ныгыту өчен шартлар тудыру максатларында уздырыла.
Акция Татарстан халыкларының һәм мәдәниятләренең милли бердәмлеген символлаштыручы арт-абстракция төзүдән гыйбарәт. Проектта катнашучылар - ТР муниципаль берәмлекләре командалары. Катнашучыларның яше - 7дән 18 яшькә кадәр. Һәр команда профессиональ дизайнерлар һәм рәссамнар җитәкчелегендә арт-абстракция булдыру буенча биремне үтәргә тиеш булачак.