«ЮНАРМИЯ» баш штабында Россия Федерациясе Оборона министры урынбасары - Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Баш хәрби-сәяси идарәсе башлыгы Кубогына төбәк бүлекләре смотр-конкурсына йомгак ясадылар.
Татарстан әлеге дәрәҗәле конкурсның җиңүчесе - яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү өлкәсендә хәрәкәтнең лидеры булды. Республиканың төбәк бүлеге 1089 балл җыйды. Икенче урында Калуга өлкәсе (848 балл) һәм өченче - Ставрополь крае (801 балл).
Биредә шулай ук смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча "ЮНАРМИЯ" ВВПОД төбәк бүлекләренең гомумроссия рейтингы расланды.