Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгарифне үстерү стратегиясе белем һәм күнекмәләрне өзлексез үзләштерергә һәм камилләштерергә мөмкинлек бирә торган яңа белем бирү тирәлеге булдыруны күздә тота. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы коллегиясе утырышында чыгыш ясаганда хәбәр итте.
Коллегиядә шулай ук урта һөнәри белем бирүне үстерү, педагогларны әзерләү һәм һөнәри үстерүне камилләштерү, илебез тарихы буенча яңа укыту-методик комплекс концепциясе темаларына фикер алыштыралар.