"Балачакны кайтарырга " балалар йортларына ярдәм итү буенча Округ фестиваленә йомгак ясалды

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

25 октябрьдә онлайн-режимда "Балачакны кайтарырга " балалар йортларына ярдәм итү буенча Округ фестиваленә  йомгак ясалды. Барлык чаралар да махсус булдырылган фестивальдетства.рф  сайтында трансляцияләнде.

2020 елгы Фестивальдә 260 кеше - 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге ятим балалар оешмаларында тәрбияләнүчеләр һәм 15 меңнән артык чараны караучылар катнашты.

"Балачак йолдызлары" конкурсында Татарстан Республикасыннан театр коллективы "Г.Тукай иҗатына сакчыл караш" дигән махсус диплом белән бүләкләнде. "Мастерок" конкурсында  "Уенчыклар әзерләү" номинациясендә "Көз кызы" эше белән Татарстаннан Юлия Бабкина 3 урынга лаек дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International