Татарстан укучылары «ПроеКТОрия» Бөтенроссия һөнәри ориентация форумында катнашачак

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

26 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр Россия мәктәп укучылары һәм педагоглары «ПроеКТОрия» Бөтенроссия форумында катнашачак.

Онлайн-форум дәвамында бөтен илдән 540 укучы пандемия вакытында төрле тармак белгечләренә нинди авырлыклар белән очрашырга туры килүен җентекләп өйрәнәчәк. Быел программада 6 өлкә каралган: фармацевтика, мәдәният/креатив индустрия, энергетика, медицина, мәгариф һәм IT.

Илнең һәр төбәгендә экспертлар һәм башка өлкә командалары белән аралашу өчен махсус мәйданчыклар оештырылачак. Татарстанда 28 октябрьдә ике мәйданчык эшләячәк: КФУның IТ-лицеенда һәм Иннополис Университетында. Безнең мәктәп укучылары өч блоктан торган һәм цифрлаштыру темасына багышланган кейслар чишәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International