Татарстанда уку һәм язу күнекмәләре бозылган балалар өчен җайлаштырылган белем бирү программалары буенча эшне көчәйтәчәкләр. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин “Логопоезд - төбәкләргә” акциясе ачылышында белдерде.
“Республиканың өстенлекле юнәлеше сәләтле балалар гына түгел, - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы. - Без җайлаштырылган программалар буенча эшне оештыру турында уйларга тиеш. Ул бездә алып барыла, ләкин тагын да ныграк оештырырга кирәк. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә мондый балалар өчен билгеле бер шартлар тудырылган, үз белемнәрен камилләштерергә тиешле яхшы белгечләр кирәк».
Министр ассызыклаганча, республиканың 183 мәктәбендә җайлаштырылган белем бирү программалары кулланыла, шулай ук уңайлы мохит булдырылган. Моннан тыш, балалар бакчаларында компенсацияләү юнәлешендәге төркемнәр ачыла.