Гражданнардан күпсанлы мөрәҗәгатьләр килү белән бәйле рәвештә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт белем бирү оешмаларын санитар-эпидемиологик вәзгыять һәм яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралу үзенчәлекләре аркасында укытуның дистанцион форматына күчү тәртибе турында аңлатма бирә.
Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү чаралары турында» 2020 елның 2 апрелендәге 239 номерлы указының 2 пункты нигезендә, яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуга бәйле рәвештә, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмауга юнәлдерелгән чикләү чаралары һәм башка чаралар комплексын булдыру һәм гамәлгә ашыру вәкаләтләренә Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре ия булды. Шул исәптән алар үз төбәгендәге яки төбәкнең аерым территорияләрендә белем бирү оешмаларының эшләү режимын билгеләү турында карарлар кабул итә.