Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт имтихан материалларын әзерләүче Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) белгечләре катнашында БДИ-2021 га әзерлек буенча онлайн-консультацияләр сериясен тәмамлады. Консультацияләр 5-23 октябрьдә узды. Алар барышында чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм педагогларга БДИга әзерлек үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
"ВКонтакте" социаль челтәре кулланучылары үз сорауларын имтихан материалларын эшләүчеләргә турыдан-туры бирә һәм онлайн-режимда җаваплар алырга мөмкин иде. Өч атна эчендә видеоконсультацияләр 1,3 миллионга якын карау җыйды.
Консультацияләрнең видеоязмаларын Рособрнадзорның "ВКонтакте" социаль челтәрендәге һәм YouTubeтагы рәсми битләрендә карарга мөмкин.