26 октябрьдә "ВКонтакте" социаль челтәрендәге "Зур тәнәфес" Бөтенроссия конкурсы бергәлегендә мәктәп укучылары өчен анимация һәм Россия мультфильмнарына багышланган яңа тематик атна старт алды. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
Атна дәвамында мәктәп укучылары мультфильмнарның ничек барлыкка килүен белә алачак, киностудияләр буенча виртуаль экскурсияләрдә булачак, анимацион кино булдыручылар, "Союзмультфильм" һәм "Мельница" киностудияләре режиссерлары белән очрашачак. Моннан тыш, конкурста катнашучылар үзләре дә мультфильмнар авторлары була алачак.