Бердәм дәүләт имтиханында телдән җавап бирү өлеше артачак - РФ Мәгариф һәм фән министры

2013 елның 6 марты, чәршәмбе
“Имтиханнар укучыларның теге яки бу фактны ничек истә калдырганлыгын гына түгел, ә үз белемнәрен практик мисалларны чишкәндә ни дәрәҗәдә куллана белүен дә тикшерү өчен кирәк”, - дип белдерде РФ Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов “Россия1” телеканалының “Вести в субботу” программасын алып баручы Сергей Брилевның тарих буенча Бердәм дәүләт имтиханы турындагы соравына җавап биреп.
Шул максаттан министрлык БДИның эчтәлеген һәм технологиясен үзгәртү буенча эш алып бара. Д.Ливанов хәбәр иткәнчә, имтиханда телдән җавап бирү өлеше артачак. Бу чит телләр буенча имтиханнаргагына карамый, бөтен гуманитар бүлек күз алдында тотыла.
“Бердәм имтиханның компьютер ярдәмендәге формаларын кулланачакбыз. Хәзерге вакытта без БДИның эчтәлеген һәм технологиясен үзгәртү буенча берничә җитди проектны эшләтеп җибәрдек”, - дип җавап бирде министр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International