15 октябрьдән 13 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты һәм «Эшмәкәрлек фабрикасы» Бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерү республика фонды белән берлектә эшкуарлык, финанс һәм кулланучылар грамоталылыгы буенча IV Республика олимпиадасын үткәрә.
Олимпиада ике этапта уза:
- 2020 елның 5 ноябреннән 25 ноябренә кадәр - читтән торып катнашу этабы;
- 2020 елның 6 декабрендә - көндезге этап.
Читтән торып үткәрелүче этапта Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларыннан 2000 укучы катнаша. Әлеге этап үз эченә сайлап алу тестын узу, кейслар чишү, стартап юл картасын дистанцион форматта үтәүне ала.