19 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр "Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстанның сәләтле балалары өчен француз, немец һәм кытай телләре буенча "Speak and study" республика профиль сменасы кысаларында көзге укыту-тренировка җыеннары узды.
Сменада Казаннан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан һәм Әлмәттән 80гә якын укучы катнашты. Алар - 2020-2021 уку елында француз, немец һәм кытай телләре буенча мәктәп олимпиадасының мәктәп этабы җиңүчеләре һәм призерлары, шулай ук 2019-2020 уку елында бөтенроссия олимпиадасының төбәк һәм йомгаклау этаплары җиңүчеләре һәм призерлары.