27 октябрьдә Лаеш районының Усад авылында 260 урынга исәпләнгән «Акыллы балалар» яңа полилингваль балалар бакчасы ачылачак.
«Акыллы балалар» балалар бакчасында төрле яшьтәге 14 төркем эшләячәк:
- 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге 6 төркем,
- ОВЗ белән балалар өчен 1 төркем (төрле яшьтәге төркем),
- 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен 7 төркем.
Төрле яшьтәге төркемнәрдә Н.Е. Веракса, Т.С. Комарова, Э.М. Дорофеева редакциясендә “Туганнан алып мәктәпкәчә” Белем бирү программасы гамәлгә ашырылачак. Биредә шулай ук полилингваль тәрбия бирү төркемнәре дә каралган. Балалар бакчасының барлык төркемнәре дә үзләренең методик темасы буенча эшләячәк.
Полилингваль төркемнәрдә төп белем бирү программасы составына керүче музыка һәм физкультура дәресләре һәм өстәмә түгәрәкләр өч телдә үткәреләчәк.