«Абилимпикс» - 2020» катнашучылары Түбән Камада робототехника буенча осталыгын күрсәтә

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

26-27 сентябрьдә Түбән Каманың «Кванториум» балалар технопаркында «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча VI илкүләм чемпионатның республика этабы үткәрелә.

Анда төрле яшьтәге «көчле рухлы кешеләр» катнаша: 65 яшькә кадәр белгечләр, мәктәп укучылары һәм студентлар. Биремнәр сәнәгатьтә роботлар куллану белән бәйле практик модульләрдән тора. Һәр категориядә җиңүчеләр Татарстан данын ноябрьдә узачак «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча VI илкүләм чемпионатында яклаячак.

Мәйданчыкта махсус белем алган 6 эксперт эшләячәк, ә катнашучыларга «Кванториум» волонтерлары ярдәм итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International