14 октябрьдән 27 октябрьгә кадәр ТР Мәгарифне үстерү институты мәгариф идарәсе теориясе һәм практикасы кафедрасы “Хәзерге шартларда мәгариф оешмасы белән идарә итү теориясе һәм практикасы” темасы буенча гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләренең кадрлар резервы өчен укулар уздырды.
Укуларда Татарстанның 48 муниципаль районыннан 51 кеше (директорлар - 7, директор вазыйфаларын башкаручылар - 2, директор урынбасарлары - 29, педагоглар - 13) катнашты. Укулар дистанцион һәм көндезге форматта узды.
КФУ каршындагы Н.И. Лобачевский исемендәге лицей базасында узган виртуаль стажировкада (стажировка җитәкчесе - лицей директоры Елена Скобельцына) ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән очрашу булды. Үзенең чыгышында ул республиканың хәзерге мәгарифе актуаль мәсьәләләренә кагылды, булачак идарә эшчәнлегенә кадрлар резервын әзерләүнең, шулай ук республика муниципалитетларындагы методик хезмәтләрнең булачак яшь мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән эшләвенең мөһимлеген ассызыклады.