"Губернатор лагере-2020" проектына йомгак ясалды. Катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, илнең ике төбәгендә - Татарстанда һәм Ярославль өлкәсендә - җәй көне "Артек" мәгариф программалары һәм технологияләре буенча эшләүче балалар лагерьларын ачу мөмкин булды.
Проект вакытында "Артек" педагоглары Татарстаннан хезмәттәшләре белән «Камский Артек» балаларны сәламәтләндерү үзәге системасына белем бирү компонентын кертте. Өч смена дәвамында проектның кураторлары Дмитрий һәм Кристина лагерь коллективы белән берлектә "Камский Артек" та яңа традицияләр булдырганнар - балалар белән бергә алар розалар утыртканнар, "смена стеналары" төзегәннәр, шул ук исемдәге китап чыгарганнар. Шулай ук алар төрле чаралар уздырганнар, конкурсларда катнашканнар, үзләрен вожатый буларак сынап караганнар, онлайн-форматта үзләренең лагерьлары турында сөйләгәннәр.