Көзге каникул көннәрендә мәктәп яны лагерьлары эшләячәк

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Көзге каникуллар вакытында республиканың барлык муниципаль районнарда 743 мәктәп яны лагере эшләве планлаштырыла, аларда 46 229 бала катнашачак. Күпчелек лагерьлар 2 ноябрьдә эшли башлый һәм 8 ноябрьдә тәмамланачак, кайбер лагерьлар 29 октябрьдән ачылачак.

Туклану өчен ата-ана түләвенең бәясе - 190 сум, шулай ук өстәмә рәвештә мәдәни-массакүләм чараларга (театр, цирк, күргәзмәләр)  акча җыярга мөмкин. Мәктәп яны лагерьларында өч тапкыр ашату оештырылачак (иртәнге аш, төшке аш, көндезге аш).

Мәктәп яны лагерьлары 9.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр, шулай ук дежур группалар 8.00 дән 9.00 сәгатькә кадәр һәм 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Барлык мәктәп яны лагерьлары Роспотребнадзор таләпләре нигезендә ачыла, яңартылган буклет-белешмә барлык муниципаль районнарга да җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International