Түбән Камада инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында һөнәри осталык буенча “Абилимпикс” төбәк чемпионатына йомгак ясадылар. Чемпионатта катнашучылар сәнәгатьтә роботларны куллануга бәйле берничә практик модуль башкардылар.
"Сәнәгать робототехникасы" мәйданчыгында махсус белем алган тәҗрибәле белгечләр эшләде. Чемпионат нәтиҗәләре буенча мәктәп укучылары арасында Анастасия Баранова җиңүче булды. Белгечләр арасында Техник иҗат һәм һөнәри юнәлеш үзәге хезмәткәре А. Герасимов иң яхшысы дип табылды. Студентлар арасында беренче урынны Түбән Кама агросәнәгать көллиятеннән Илназ Мөхәррәмов алды.
Беренче урыннарны алган катнашучылар Татарстанны ноябрь ахырында узачак VI Милли чемпионатта тәкъдим итәчәк.