2021 елда Татарстанда «Демография» илкүләм проекты кысаларында 13 балалар бакчасы ачылачак

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

«Демография» илкүләм проекты кысаларында 2021 елда Татарстанда һәрберсе 260 урынга исәпләнгән 13 мәктәпкәчә учреждение ачу планлаштырыла. Бу хакта ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республикада милли проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итү комиссиясе рәисе Татьяна Ларионова Казанда демографик мәсьәләләр буенча узган утырыш алдыннан хәбәр итте.

"Әлеге программа кысаларында күп кенә төбәкләрнең күрсәткечләре төште. Без бүген республикада 22 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен ачабыз. Кичә Лаеш районы Усад авылында 260 урынга исәпләнгән "Акыллы балалар" балалар бакчасы, бүген Саба районында балалар бакчасы ачылды. Инде хәзер үк киләсе елга планнар төзибез. Һәрберсе 260 урынлык 13 мәктәпкәчә учреждение ачу планлаштырыла. Федераль үзәк белән килешүләр төзү өчен проект-смета документациясе планлаштырылган һәм әзерләнгән ", - диде Ларионова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International