Иннополис университеты беренче курс студентларының БДИ буенча уртача баллары иң югары булган Россиянең Топ-3 югары уку йорты исемлегенә керде. Бу хакта "Югары икътисад мәктәбе" милли тикшеренү университеты, РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы һәм "Яндекс" уздырган мониторинг мәгълүматларына сылтама белән югары уку йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иннополис университеты 95,7 балл белән өченче урынга урнашты. 2019 ел белән чагыштырганда ул ике позициягә күтәрелгән. Узган елны университет 92,7 балл белән рейтинг лидерлары бишлегендә булган.
Рейтингта беренче урынны 97,6 балл белән Мәскәү физика-техник институты алды, икенче урында 96,2 белән Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты.