Каникул көннәрендә Азнакай районыныда 13 мәктәп яны лагеры эшләчәк. 2 ноябрьдән Азнакай район мәктәпләре укучылары бер атналык көзге каникулга чыга.
Каникул көннәрендә барлыгы 970 бала өчен бушлай 13 мәктәп яны лагеры эшләчәк. Аның унысы — Азнакайда, өчесе — Актүбәдә.
Өлкән сыйныфлар өчен «Акыллы каникуллар» проекты гамәлгә ашырылса, кече сыйныфлар өчен сәламәтләндерү, спорт, иҗади юнәлештә һәм башка кызыклы чаралар оештырылачак. Балаларны ике тапкыр тукландыру каралган.
Эпидемиологик хәлне исәпкә алып, лагерьларда барлык санитар нормалар сакланачак, дип хәбәр итә мәгариф идарәсе.