2 декабрьдә Россия унберенче сыйныф укучылары йомгаклау иншасын язачак. Аның буенча зачет алу БДИга керү мөмкинлеге бирә. Иншага ничек әзерләнергә һәм хаталар җибәрмәскә? Рособрнадзорның Youtube-каналында мәктәп укучылары сорауларына әлеге сынау өчен темаларны эзерләүче филология фәннәре докторы Алексей Федоров җавап бирде.
Исегезгә төшерәбез, тема юнәлешләре инде билгеле. Алар барлыгы бишәү. Конкрет темаларны һәр төбәктә укучылар инша башланырга 15 минут кала беләчәк.
- Укучы ни дәрәҗәдә яхшы фикер йөртә ала? Фәлсәфи сорауларга үз җавапларын тәкъдим итәме? Үз фикерен әйтә һәм дәлиллиме? Болар барысы да иншада тикшереләчәк - дип сөйләде Алексей Федоров. - Бирелгән тема буенча фикерләреңне язып кына калмыйча, аларны әдәби чыганакка таянып расларга кирәк. Бу сәнгать әсәре, көндәлекләр, мемуарлар, публицистика, фәлсәфи һәм фәнни-популяр юнәлештәге материаллар булырга мөмкин.
Иншаны үзеңә, плагиатсыз, шпаргалоксыз, ятланган текстлар һәм схемаларсыз язарга кирәк.