Россия көллиятләре үзебездә эшләнгән яңа җайланмалар белән җиһазландырылачак

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Мәгариф министры Сергей Кравцов һәм сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров уртак очрашу барышында көллиятләрне алдынгы җайланмалар белән өстәмә тәэмин итү исәбенә Россиянең урта һөнәри белем бирү үсеше сыйфатын арттыру адымнарын билгеләделәр.

«Мәгариф» илкүләм проектының «Яшь профессионаллар (һөнәри белем бирүнең конкуренциягә сәләтлелеген арттыру)» федераль проекты кысаларында көллиятләрне үзебезнең программа белән тәэмин итү, гамәли дәресләр өчен укыту-җитештерү җиһазлары белән масштаблы җиһазлау планлаштырыла. Бу Россия хезмәт базарында ихтыяҗ булган практик күнекмәләре булган белгечләрне сыйфатлы әзерләү өчен шартлар тудырырга, уку процессын җитештерү процессы белән мөмкин кадәр якынайтырга мөмкинлек бирәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International