Хезмәт министрлыгы урта һөнәри белем бирү белгечләре арасында ихтыяҗ булган ТОП-50 һөнәрнең яңартылган исемлеген әзерләде. Документ өстендә 20.35 Милли техник инициатива университеты, Worldskills Russia һәм Бөтенроссия хезмәт фәнни-тикшеренү институты экспертлары эшләде.
Исемлек сораштыру нигезендә формалаштырылган, анда Россиянең барлык төбәкләреннән 9 меңнән артык предприятие һәм оешма катнашкан. Мондый беренче исемлек 2015 елда барлыкка килгән.