«Кара, бу Россия» конкурсына заявкалар кабул ителә башлады

2020 елның 30 октябре, җомга

26 октябрьдә «Кара, бу Россия» видеооткрыткалар конкурсына заявкалар кабул ителә башлады.

Конкурста 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар катнаша ала, аларга үз төбәкләрендә кыш турында видеосюжет әзерләргә, традицияләр, бәйрәмнәр, кышкы спорт төрләре һәм күңел ачу чаралары турында сөйләргә кирәк.

«Проектның төп максаты - балаларга дәүләтебезнең төрле өлкәләрен, крайларын һәм республикаларын күрсәтү, төрле төбәкләрдәге яшьләр арасында дустанә элемтәләр булдыру», - дип ассызыклый оештыручылар.

Теркәлү 5 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, видеооткрыткалар 8 ноябрьдән кабул ителә башлый, 6 декабрьгә кадәр мастер-класслар уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International