Казан федераль университеты 2020 елгы THE World University Rankings by subject халыкара предмет рейтингының "Мәгариф" юнәлешендә 90 нчы урын алды. Анда Россиянең 48 югары уку йорты кергән. Бу хакта Times Higher Education (THE) басмасына сылтама белән "Известия" хәбәр итә.
Узган ел белән чагыштырганда рейтингта Россия югары уку йортлары саны 39дан 48гә кадәр арткан. Иң яхшылар йөзлегендә М. В. Ломоносов исемендәге МДУ ("сәнгать һәм гуманитар фәннәр" юнәлеше - 72 нче урын, "физик фәннәр" - 81 нче урын) кергән. Моннан тыш, беренче йөзлектә Мәскәү физика-техник институты ("физик фәннәр" - 47 нче урын, "компьютер фәннәре", "информатика" - 91 нче урын) бар. Ә Казан федераль университеты "Мәгариф" юнәлешендә 90 нчы урынны алган.