Әлки районы Хузангай урта мәктәбенең география укытучысы Виталий Скоков “Россиянең ел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында “Балалар мәхәббәте призы” номинациясе җиңүчесе булды.
Виталий Петрович үзенең туган мәктәбендә 22 ел инде балаларга белем бирә. 2004 елда ул Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлап география укытучысы белгечлеге алган.
Виталий Скоков бу профессияне очраклы гына сайламаган. Аларның нәселендә бөтенесе диярлек укытучылар, шуңадыр да ул үзен бары педагог итеп күргән. Әтисе Петр Алексеевич армия хезмәтеннән соң мәктәптә ОБЖ һәм физкультура укыткан. Әнисе Татьяна Витальевна – рус теле һәм әдәбияты мөгаллиме, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы. Ә әнисенең энесе Олег Мурзин – Татарстанның атказанган укытучысы.
Педагог “Россиянең ел укытучысы” конкурсында беренче тапкыр гына катнашмый. Быел ул, бәйгенең район этабында җиңеп, Болгар шәһәрендә зона этабында катнашты, аннан республика этабына да уза алды.
Виталий Скоков конкурста шәһәр мәктәбе укучылары белән география дәресе үткәрә. Дәрес балаларга да, жюри әгъзаларына да бик ошый. Педагогның укыту алымнары укучыларны кызыксындыра, мавыктыра, алар аны зур игътибар белән тыңлыйлар, дәрестә актив катнашалар. Конкурс комиссиясе Виталий Скоковның хезмәтен югары бәяли. Нәтиҗәдә ул “Балалар мәхзәббәте призы” номинациясендә җиңү яулый, Самарага теплоходта сәяхәт итү путевкасы белән бүләкләнә.