Нурлатта “Алтын балык” балалар бакчасы ачылды

2013 елның 7 марты, пәнҗешәмбе
Нурлат муниципаль районының Тимер юлчылар бистәсендә капиталь төзекләндерелгән “Алтын балык” балалар бакчасы ишекләрен ачты. 80 балага исәпләнгән бакча ипотека буенча төзелгән яңа йортлар янында урнашкан.
Әлеге йортларда нигездә яшь гаиләләр торуын һәм балаларның да ишле булуын исәпкә алганда, ата-аналар тарафыннан вакыйганың бик тә шатланып кабул ителүен аңларга мөмкин. Районда мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннар белән килеп туган ситуацияне хәл итүнең мондый юлы республика җитәкчелеге тарафыннан да уңай бәяләнде. Озакламый Кормыш микрорайонында шул рәвешле төзелгән тагы бер – “Шатлык” балалар бакчасы ишекләрен ачачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International