"Мин - профессионал" олимпиадасына Татарстан Республикасы студентларыннан 6 меңнән артык гариза килгән

2020 елның 31 октябре, шимбә

Теркәлү чоры уртасына Россия югары уку йортлары студентлары "Мин - профессионал" олимпиадасында катнашу өчен 200 меңнән артык гариза биргән. Аларның 6 меңгә якыны Татарстан Республикасы югары уку йортлары укучыларыннан килгән. "Мин - профессионал" - РФ Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла торган «Россия-мөмкинлекләр иле» Президент платформасының флагман проектларының берсе.  

«Мин - профессионал» Бөтенроссия студентлар олимпиадасының дүртенче сезонына теркәлү 24 ноябрьгә кадәр дәвам итә. 30 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары ярышларда катнашу өчен 6044 гариза тапшырган. Шул рәвешле Татарстан теркәлү буенча активлыкта бүгенге көндә бишенче урында тора.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International