Россия Фәннәр академиясенең Балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институты балалар мультфильмнары өчен сценарийлар һәм идеяләр конкурсына старт бирде. Алар күңел ачу функциясен генә түгел, тәрбия функциясен дә башкарачак. Конкурсны режиссер-аниматор Михаил Алдашин рәислегендә институтның сәнгать советы уздырачак. Конкурста профессиональ сценаристлар гына түгел, теләге булган һәркем катнаша алачак.