Коронавирус нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр өчен Россия Мәгариф министрлыгы программасы буенча укыр өчен 110 мең гариза килгән

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

110 мең кеше Россия Мәгариф министрлыгы программасы буенча уку өчен express.worldskills.ru сайтында теркәлгән, шуларның 32 меңе хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтлелекне арттыру өчен һөнәри күнекмәләр ала башлаган.

Укулар заманча  җиһазланган 1200дән артык көллият базасында уздырыла. Беренче төркем дәресләренә 2 октябрьдә старт бирелде, ә 22 октябрьдә Россиянең берничә төбәгендә тыңлаучылар Ворлдскиллс стандартлары буенча демонстрацион имтиханнар тапшырырга керештеләр, бу практикада алган күнекмәләрнең сыйфатын бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International