Россиядә киберспорт буенча мәктәп турниры узачак

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Сентябрьдә Владимир Путин үзенең киберспортка мөнәсәбәте һәм илдә инициативаны үстерү идеясе белән уртаклашты. "Мин һәрьяклап мәктәпләрдә киберспорт иң яхшы рәвештә тәкъдим ителсен өчен эшләргә тырышачакмын. Бу безнең спортчыларның төбәк һәм Россия ярышларында гына түгел, ә халыкара ярышларда катнашу мөмкинлегенә китерсен иде", - дип сөйләде президент.

Шуңа күрә Россия мәктәп укучылары хәрәкәте (РДШ) Mail.ru Group, "Юнармия" патриотик хәрәкәте һәм "Синергия" университеты белән берлектә киберспорт буенча Бөтенроссия мәктәп лигасы ярышлары үткәрәчәк. Ярышларда 7 яшьтән 18 яшькә  кадәрге  укучылар катнаша ала. Катнашу өчен теркәлү  29 октябрьдә ачылды һәм 2020 елның 30 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International