3-8-нче ноябрь көннәрендә «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе узачак, анда барлык теләүчеләр катнаша алачак. Быел акция онлайн-форматта уздырыла, ә катнашучыларның шундук дөрес җавапны белү һәм чыганакларга сылтамалар белән тарихи белешмә алу мөмкинлеге булачак.
Диктант 30 тест биременнән торачак: барлык катнашучылар өчен бертөрле 20 уртак һәм һәр субъектта яшәүчеләр өчен уникаль 10 сорау.
Максималь рәвештә диктант өчен 100 балл алырга була: һәр өлеш өчен 70 һәм 30 балл. Барлык биремнәрне 45 минут эчендә үтәргә кирәк - бу вакыт узгач биремнәр ябылачак. Диктантны өч телдә язарга мөмкин: рус, инглиз һәм испан телендә.
Биремнәр 3-нче ноябрь төненнән соң акциянең рәсми сайтында урын алачак, ә катнашучы сертификаты, нәтиҗәләрне күрсәтеп, диктант узганнан соң ук формалашачак.
Биремнәргә дөрес җаваплар 16-нчы ноябрьдә акция сайтында урын алачак, шәхси нәтиҗәләрне бастырып чыгару 12-нче декабрьгә планлаштырылган.
Акциядә катнашу өчен сайтка кереп «Диктант язарга» кушымтасын сайларга кирәк. Социаль челтәрләрдә диктант турындагы нечкәлекләрне белергә, шулай ук аны уздыру турындагы нигезләмәне күчереп алырга була.
Россиядә акция бишенче тапкыр узачак. Узган ел Татарстанда «Зур этнографик диктант» барлык 45 муниципаль берәмлектә 105 мәйданчыкта узды, Казанда акция үткәрү өчен 13 мәйданчык эшләде.