Минзәлә егете, җырчы Данила Новиковны хәзер бөтен ил белә. 14 яшьлек вокалист НТВ каналында "Ты супер" IV халыкара вокаль тамашасында катнашты һәм ярымфиналга узды.
Туган шәһәренә кайткан яшь җырчыны 1нче мәктәптә хөрмәтләделәр. Укучылар белән очрашу 1нче мәктәпнең “Үсеш ноктасы” кабинетында узды. Мәктәп директоры Ольга Ильина Данила Новиковка мактау грамотасы һәм бүләккә сәгать тапшырды.
Район басмасы журналисты Данил Новиковка газетаның махсус призын тапшырды, ә “Юбилейный” спорт мәктәбе директоры Рәмзил Бәдриев Даниланы йөзү бассейнына абонемент белән бүләкләде.