Татарстанда «Финанс грамоталылыгы буенча иң яхшы дәрес» педагогик осталык конкурсына йомгак ясалды. Быел укытучылардан барлыгы 120 дән артык гариза ккилгән.
Конкурста теләсә нинди педагог балаларның һәм яшүсмерләрнең финанс белемен арттыруга юнәлдерелгән авторлык методик эшләнмәләрен тәкъдим итергә мөмкин иде. Бу, мәсәлән, уен формасында дәресләр яки факультатив дәресләр булырга мөмкин.
Бәйгедә Татарстан укытучылары гына түгел, Россия Федерациясенең башка төбәкләре, шул исәптән Санкт-Петербург, Алтай Республикасы, Ульяновск өлкәсе укытучылары да катнашты.
Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү быел видеоконференцэлемтә режимында узды.
Конкурсны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Россия Банкының Идел-Нократ ДУ Татарстан Республикасы буенча Милли банкы Казан регионара методик үзәге белән берлектә үткәрә.