Чаллыда Е.Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллиятендә «Төзелеш юнәлеше буенча Worldskills, электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләре стандартларын исәпкә алып, көндәшлеккә сәләтле мәгариф инфраструктурасын үстерү» темасы буенча республика семинары узды. Семинарда конкуренциягә сәләтле һөнәри белем бирү киңлеген формалаштыруга бәйле; электрон һәм дистанцион белем бирү технологияләрен гамәлгә ашыруның гамәли тәҗрибәсен ачыклау һәм популярлаштыру белән бәйле проблемалар күтәрелде. Worldskills таләпләре нигезендә өстәмә белем бирү программаларын проектлау һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Worldskills стандартлары таләпләрен исәпкә алып, СПО белем бирү программаларын гамәлгә ашыру практикасы һәм методикасы, шулай ук «Төзелеш һәм төзелеш технологияләре» компетенцияләр блогы буенча Worldskills стандартлары буенча демонстрация имтиханын оештыру һәм уздыру турында фикер алыштылар.