Татарстанда «ЮНАРМИЯ» хәрәкәтен үстерүдә патриотик тәрбия мәсьәләсе буенча конференция узды

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

31 октябрьдә Казанда «ЮНАРМИЯ» иҗтимагый хәрәкәтенең үсеш чорында патриотик тәрбия ассоциациясе» дип аталган II Милли фәнни-гамәли конференция уздырды. Конференция кысаларында төбәк бүлекләре делегацияләре Казан шәһәренең А.Алиш исемендәге балалар иҗаты сарае - ЮНАРМИЯ йортында булдылар. Аның эшчәнлеге белән «ЮНАРМИЯ» штабы башлыгы Рият Хәбибрахманов таныштырды. Конференциядә катнашучыларга «ЮНАРМИЯ» хәрәкәтенең структур бүлекчәсе эше кысаларында берләшмәләр эше күрсәтелде. Берләшмә педагоглары эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Илебезнең 12 төбәге делегатлары «ЮНАРМИИ йорты» төзү үзенчәлекләре, эш юнәлешләре белән таныштылар һәм барлык кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International