Алабугада технология буенча XII Төбәкара конкурс узды

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Технология буенча XII Төбәкара конкурста катнашу өчен Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртиядән 200дән артык укучы заявка бирде. Урында уздырылган сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча  70  алтынчы-унберенче сыйныф укучысы белемен һәм сәләтен күрсәтте.

Укучыларның технологиягә кызыксынуын стимуллаштыруга һәм укытучыларның һөнәри осталык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән бәйге КФУның Алабуга институтының инженер-технология факультеты тарафыннан инде 12 ел уздырыла. Быел ярыш беренче тапкыр К.А.Вәлиев исемендәге фәнни коллаборация йортында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International