Саранск шәһәрендә студентлар арасында Идел буе федераль округының интеллектуаль V олимпиадасы узды. Иң яхшыларны 5 юнәлеш буенча билгеләделәр. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы командалары «Программалаштыру» номинациясендә 1 урын һәм «Парламент дебатлары» номинациясендә 2 нче урынны алдылар.