Казанда урта һөнәри белем бирүне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге базасында дистанцион форматта РФ Мәгариф министрлыгының урта һөнәри белем бирүне үстерү өлкәсендәге бурычларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Чара панель дискуссия форматында узды, аның кысаларында Мәскәүдән чакырылган спикерлар катнашында семинарлар оештырылды. Киңәшмә эшендә республиканың хакимият органнары һәм кызыксынган оешмалар вәкилләре, эш бирүчеләр вәкилләре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, шулай ук чакырылган кунаклар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International