«Газпром» студентлар олимпиадасына теркәлү ачылды

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Россиянең 13 алдынгы югары уку йорты белән берлектә «Газпром» ГАҖ студентларны олимпиадада катнашырга чакыра. Бу олимпиада техник иҗатка һәм инновацион фикерләүгә сәләтле һәм нефть-газ тармагында үз һөнәри эшчәнлеген планлаштыручы инженер-техник белгечлекләргә юнәлтелгән төрле әзерлек юнәлешләре студентлары өчен.

Сайлап алу туры 2020 елның 15 ноябреннән 2021 елның 20 гыйнварына кадәр дистанцион форматта уздырыла. Катнашу өчен теркәлү инде ачылган. Олимпиада турында тулырак мәгълүмат «Газпром» Студентлар олимпиадасының рәсми сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International