"Санкт-Петербург" волейбол үзәгендә "Татарстан Республикасының мәктәп волейбол лигасы" турнирының финал этабына старт бирелде.
"Мәктәп спорт лигалары - мәктәптә өстәмә белеме бирү буенча эшләүнең заманча инновацион формасы, бүген алар массакүләм спортны үстерү программасының концептуаль өлеше булып тора. Ярышлар бөтен уку елын дәвамында бара, ә ел ахырында финаллар уздырыла. Бу - ярышлар барышына мәктәп укучыларын җәлеп итү гарантиясе булып тора», - дип билгеләп үтте турнирда катнашучыларга сәламләү сүзендә РФ Дәүләт Думасы депутаты, “Бердәм Россия” партиясенең “Балалар спорты” партиясе төбәк координаторы Ольга Павлова. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә “Татарстан Республикасының мәктәп волейбол лигасы”нда 2 мең 87 команда катнашкан, аларда 15 мең 5 спортчы уйнаган. Лига кысаларында 900 турнирда 2 мең 93 матч узган.