Түбән Камада балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең төбәк бүлеге рәисен сайладылар.
Түбән Кама мәгариф оешмалары рәисләре постына 3 кандидатура тәкъдим ителде: Лилия Исламова (13 нче гимназия), Руслан Миргасимов (7 нче мәктәп) һәм Егор Серышев (32 нче гимназия).
Тавыш бирүдә шәһәр мәгариф оешмаларының мәктәп укучылар советлары активистлары катнашты. Нәтиҗәдә, Егор Серышев җиңү яулады.
Исегезгә төшерик, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте инде 5 ел эшли.