"Мәгариф хәбәрләре"нең яңа саны урта һөнәри белем бирү системасының 80 еллык юбилеена багышланган

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

«СПОга 80 ел: традицияләр һәм инновацияләр» - Россия Мәгариф министрлыгының «Мәгариф хәбәрләре» электрон журналының яңа саны темасы әнә шундый. Укучыларны сәламләү сүзендә мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, СПО системасы хәзерге заман өчен мөһим булган сыгылмалылыкка ия, ул бу үзгәрешләргә тиз җавап бирергә мөмкинлек бирә.

Журналның әлеге санында министрның беренче урынбасары Дмитрий Глушко белән интервью, РФ атказанган укытучысы һәм СПО ветераны  Елена Куликовадан яшь укытучыларга киңәшләр, Красноярск, Мәскәү, Татарстан Республикасы көллиятләре турында язмалар һ.б. кызыклы материаллар белән танышырга мөмкин.

Россия Мәгариф министрлыгының «Мәгариф хәбәрләре» электрон журналын биредә  укырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International