География, экология, физкультура, ОБЖ һәм хокук буенча профиль смена тәмамланды

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

“Дуслык”  белем бирү һәм сәламәтләндерү комплексы базасында 26 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр “Импульс” республика профиль сменасы кысаларында сәләтле балалар өчен география, экология, физик культура, тормыш иминлеге нигезләре һәм хокук  буенча укыту-тренировка җыеннары узды. "Импульс" сменасында республиканың 160тан артык мәктәп укучысы катнашты.

Балалар белән дәресләрне Казан федераль университеты, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе профессорлар-укытучылар составы хезмәткәрләре, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты студентлары һәм магистрантлары, узган еллардагы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары һәм җиңүчеләре, шулай ук республика мәгариф оешмаларының иң яхшы укытучылары уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International